Соңгы ике атнада Менделеев районында маркировкаланмаган алкогольле продукцияне әйләнештә йөртүнең – 2 һәм көмешкә кайнатуның – 1 очрагы ачыкланды. Нәтиҗәдә барлыгы 28 литр күләмендә алкогольле һәм спиртлы продукция законсыз әйләнештән алынды.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Менделеев районы буенча бүлеге хезмәткәрләре Менделеев шәһәрендә яшәүче берәүнең машинасы салонында товар маркаларында ялганлап ясау билгеләре булган 2 тартма аракы тапкан.
Шул ук көнне шәһәрдә яшәүче бер ханымның күршесенә ялган маркалы аракы (үз чиратында, бутлегерлардан сатып алынган) сатканлыгы билгеләнгән. Соңыннан ул тагын 2 шешә аракысын чыгарып бирергә мәҗбүр булган.
Әлеге фактлар буенча РФ КоАП 15.12 статьясындагы 4 өлеше буенча административ хокук бозу турында эшләр кузгатылды.
Моңа кадәр ТР КоАП 2.8 статьясы буенча җаваплылыкка тартылган бер ханым инде тагын ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләренең күз уңына эләкте. Бу юлы да ул бер шешә көмешкә сатканда “тотылды”. Шуннан тагын 3 литр күләмендә үзе куган сыекчаны чыгарып бирергә мәҗбүр булды.
Закон бозучы ханымга карата ТР КоАП 2.8 статьясы буенча административ хокук бозу турында эш кузгатылды.