Исәннәрне хөрмәтләү

2017 елның 11 мае, пәнҗешәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгын бәйрәм итәр алдыннан ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре территориаль орган җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Л.Р. Муллина җитәкчелегендә тыл хезмәтчәнен бәйрәм белән котлау өчен Татарстан Республикасы Тукай районына барып кайтты.

ТР Тукай районы, Күперле авылында яшәүче, 1931 елгы Сәетгәрәй Сафа улы Хәсәншин бу. Сәетгәрәй ага сугыш михнәтен китаплар, фильмнар аша гына түгел,  бәлки үз күзләре белән күргән, үзе аша кичергән кеше. 1941 елда кешелек тарихында иң дәхшәтле сугыш башланганда аңа нибары 10 яшь була.

- 1941 елның сентябрендә без инде мәктәпкә бармадык, ә зурлар белән беррәттән эшләдек: уңыш җыйдык, көтү көттек. Барыбызга да эш җитәрлек булды. Минем үземә бөтен авылда электр уты сүнгәнме-юкмы икәнлеген карап-күзәтеп йөрү бурычы йөкләнде. Бик мөһим бурыч иде бу.  Аны үтәүгә бик җаваплы карадым, чөнки зурларның таләпләре катгый иде. Таң беленә башлауга, бөтен авылны эшкә уяту да минем вазыйфама керде. 11 яшемдә тракторга утырып, зурлар белән беррәттән күп еллар буе кырларда эшләдем. Шул рәвешле фронтны азык-төлек белән тәэмин итүгә өлеш кертергә тырыштык. Олысы-кечесе үзен аямыйча көнне төнгә ялган эшләде, үз хезмәте белән ничек тә булса җиңүне якынайтырга теләде. Шөкер, гомерем заяга узмады. Бүген миңа инде 86 яшь. Үткән тормышыма үкенмичә, тыныч күңел белән яшим. Хатыным белән биш бала тәрбияләп үстердек. Балаларыбызның һәркайсы бик тә хезмәт сөючән, тәртипле булып үсте. Хәзер инде менә 7 оныгым һәм 9 оныкчыгым бар. Моннан да зур бәхет булырга мөмкинме соң! - дип канатланып сөйләде Сәетгәрәй бабай Лилия Раиф кызы Муллина белән әңгәмәсендә. Әти һәм бабай – Сәетгәрәй аганы  үлеп яратучы, хөрмәт итүче якыннары янәшәсендә түгәрәк өстәл янындагы җылы әңгәмә бик озак барды.

- Хөрмәтле Сәетгәрәй ага! Сезне чын йөрәктән Бөек Җиңү көне белән, олы бәйрәм белән  тәбриклим! Сезгә корычтай нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, озын гомер телим”, - дип котлаганнан соң Лилия ханым аңа бәйрәм күчтәнәче тапшырды.

“Мине зурлаганыгыз өчен, шул дәхшәтле, авыр еллар фаҗигасен онытмавыгыз өчен эчкерсез рәхмәтләремне кабул кылыгыз. Бер-берегезне ихтирам итеп, исән-сау эшләгез”, - дип, Сәетгәрәй бабай ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы коллективына һөнәри уңышлар теләп калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International