Эшмәкәрләрне кулланучылар хокукларын бозмаска өйрәтү дәвам итә

2017 елның 16 мае, сишәмбе

Куллану мөнәсәбәтләрендә һәр ике як та үзенең хокукларын белгән һәм аларны үтәгән очракта сатып алучы (заказчы) таләпләрен ихтыярый канәгатьләндерү стадиясендә үк кулланучылар хлокукларын яклау турында закон тулы күләмендә кулланылачак.

Шуны истә тотып, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре эшмәкәрләргә көн саен үзләренең киңәшләрен биреп тора. Бу – иң элек законга кагылышлы киңәш-табышлар. Чөнки эшмәкәр яки аның вәкиле еш кына нәкъ менә законнарны белмәү аркасында кулланучылар хокукларын бозуга юл куя.

Күчмә очрашулар барышында бизнес-бергәлек вәкилләре кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законның төп таләпләре белән танышу мөмкинлегенә ирешә.

Май аенда Азнакай шәһәрендә күчмә чаралар үткәрелде. Чараларда катнашучыларның фикеренчә, мондый чаралар үткәрү аларга җылы әңгәмә барышында территориаль орган хезмәткәренә үзләренең эшчәнлегендә килеп туган сорауларны җайлы гына итеп бирү мөмкинлеге тудыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International