Идән буявын ничек сайларга?

2017 елның 16 мае, сишәмбе

Урамда – яз. Халык озакка сузылган суык кыштан соң өй тирәләрен җыештыру, киртә-коймаларны буяу, тәртипкә салу белән мәшгуль. Бакчачыларның да, тимер капкалары, агач идәннәре өчен  нәкъ менә нинди буяу сатып алырга икән, дип баш ваткан чагы. Ә инде кибет киштәләрендә тәкъдим ителгән лак-буяу товарларының ассортименты – буа буарлык! Шуның кадәр күп буяулар арасында үзеңә кирәклесен ничек сайлап алырга, буяу сайлаганда, иң элек нәрсәләргә игътибар итәргә?

Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре бу җәһәттән үзләренең киңәш-табышларын җиткермәкче. Аларның сезгә  дә кирәге чыкмый калмастыр, шәт.

Шулай итеп, идән буявын ничек сайлап алырга? Буяу сайлаганда, нәрсәләргә игътибар итәргә?

Буяуны өслеккә карап сайлыйлар. Агач һәм бетон өслекләр өчен билгеләнгән буяулар бер-берсеннән аерыла.

Агач идән өчен үзагач фактурасы әһәмияткә ия. Идәнне асылда ныклыгын, чыдамлылыгын арттыру, дымнан, күгәрек һәм механик зыян килүдән саклау өчен буйыйлар. Буямаган очракта хәтта ки иң сыйфатлы агачның да хезмәт итү срогы 2-3 елдан артмый. Агач өслекләрне буяу өчен түбәндәге буяулар кулай:

 - акрил;

- майлы;

- эмаль.

Бетон идәннәр дә, рекордлы дәрәҗәдә нык һәм озын “гомерле” булуларына карамастан, буяуга мохтаҗ. Буялмаган очракта, өслегеннән һаман тузан чыгып торачак. Моннан тыш буялмаган бетон идән бигүк матур да түгел. Мондый идәнне буяу өчен түбәндәге буяулар кулланыла:

- эпоксид;

- бетон идәннәр өчен махсус составлар;

- акрил;

- полиуретан эмальләр.

Бетон идән өчен бу эшнең кайда башкарылуы мөһим. Торак бүлмә икән, буяуның агулылыгы күрсәткечләренә игътибар итү кирәк. Бүлмәнең җилләтелү-җилләтелмәвен, дымлылыгын да белеп тору шарт. Кайбер буяулар белән (мәсәлән, эпоксидлы буяулар) фәкать әйбәт җилләтелә торган бүлмәдә генә эш итәргә ярый. Ә инде буяу эшләре урамда башкарылганда, материалның явым-төшем йогынтысын ничек “кичерүен” һәм идәнгә төшә торган нагрузканы белеп тору кирәк.

Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре шуны да кулланучыларыбыз игътибарына җиткермәкче: “Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләрен раслау турында”  19 гыйнвар, 1998 ел, N 55 РФ Хөкүмәте карары һәм Кире кайтарып яки башка үлчәмдәге, форма, габарит, фасон, төс яки комплектациядәге шундый ук товарга алыштырып булмый торган сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар исемлегенең 7 пункты нигезендә, көнкүреш химиясе товарларын, пестицидлар һәм агрохимикатларны  кире кайтарып яисә башкасына алыштырып булмый. Димәк, мондый товарларны бик игътибар белән сайлап кына сатып алу фарыз.  Ә инде үзегезгә кирәкле лак-буяу материалларының кыскача характеристикасын белеп тору аларны җиңел генә сайлап алу һәм сатып алынган товарыгыздан канәгать калу мөмкинлеге бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International