Әле шушы көннәрдә генә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре хосусый эшмәкәр Ф.К.Асатовның сатучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау турында законны үтәү мәсьәләләре буенча укыту-өйрәтү характерындагы семинар үткәрде (ТР, Арча районы, Носы авылында урнашкан кибеттә).
Семинарда катнашучылар игътибарына кулланучылар шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү тәртибе, сатудагы товарларга бәя белешмәлекләре эшләү һәм урнаштыру кагыйдәләре, товарларны сертификатлаштыру һәм декларацияләү турында мәгълүматлар ирештерелде. Беренче чиратта кирәкле булган социаль әһәмиятле азык-төлек товарларын сату мәсьәләсе аерым игътибар үзәгенә алынды. Шулай ук территориаль орган белгече сәүдә хезмәткәрләрен азык-төлек товарларының яраклылык срокларына, саклау шартларына, тулы һәм дөрес мәгълүматларның күрсәтелүенә контрольлекне көчәйтергә чакырды.