Югары Ослан районының хуҗалык итүче субъектлары белән очрашу

2017 елның 17 мае, чәршәмбе

2017 елның 11 маенда Югары Ослан районының Югары Ослан авылында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча Вәкаләтле вәкил Т.Д.Ногманов, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле аппаратының Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспекторы Р.З.Тимерҗанов, Югары Ослан районы хакимияте башлыгы М.Г.Зиатдинов катнашында ТР Президенты каршындагы Эшмәкәрлек советының күчмә утырышы булып узды.

Очрашу барышында эшмәкәрләр бизнес эшчәнлегенең төрле өлкәләренә кагылышлы мөһим сорауларын бирде, шулай ук бизнес алып барганда килеп чыккан проблемаларын җиткерде. Шулай ук җирле җитештерүчеләр продукциясенең  (икмәк-күмәч, кондитер ризыклары) күбрәк сатылуына этәргеч бирү зарурилыгы турындагы мәсьәлә күтәрелде, халык аз яши торган ерактагы торак пунктларда күчмә сәүдә оештыру турында тәкъдимнәр әйтелде.

Ике сәгать дәвам иткән очрашуда эшмәкәрләрнең барлык сорауларына квалификацияле җаваплар бирелде.

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы хезмәткәре Л.В.Якимова да катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International