“Ювелир әйберенең (алка) ташы төште. Янәсе, Сатып алу кагыйдәләре нигезендә, бу товарны кире кайтарып яки башкасына алыштырып булмый, дип, кибет сатучысы алка өчен түләнгән акчамны кире кайтарудан баш тартты. Бу очракта ул хаклымы?” – ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләренә мөрәҗәгать итеп, әнә шундый сорау биргән бу ханым.
Белгечләр аңа болай дип аңлаткан. Кыйммәтле металлдан, кыйммәтле ташлар, ярымкыйммәтле һәм синтетик ташлар белән кыйммәтле металлдан ясалган әйберләрне, сыйфатлы булган очракта, кире кайтарып яки шундый ук башкасына алыштырып булмый. “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, № 2300-1 Законның 18 статьясы нигезендә, сыйфатсыз товарга юлыккан кулланучы, үз теләгенә карап, түбәндгеләрнең берсен: товардагы кимчелекләрне бушлай юкка чыгаруны, сатып алу бәясен тиешенчә киметү, башка товарга алыштыру яки товар өчен түләнгән сумманы кире кайтару һәм сыйфатсыз товар сатып алу аркасында китерелгән зыянны тулысынча каплауны таләп итүгә хокуклы.
Хөрмәтле кулланучыларыбыз! Бәхәсле хәлләр килеп туганда квалификацияле киңәш-табышлар ишетү, шулай ук кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә закон бозуга юл куелганда (эшләр башкарганда, хезмәтләр күрсәтелгәндә) хокукый ярдәм алу өчен түбәндәге адрес буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләренә мөрәҗәгать итегез: 423450, Әлмәт ш., Гафиатуллин ур., 26, тел.: 8 (8553) 22-21-33, e-mail: alina@tatzpp.ru,almet@tatzpp.ru.