Тукыма кисәген башкасына алыштырып булмый

2017 елның 17 мае, чәршәмбе

Сорау: “Шушы көннәрдә генә 3,5 метр озынлыкта тукыма сатып алган идем. Әмма ательеда, бу гына җитми, 4 метр кирәк, диделәр. Товарны башкасына алыштыру үтенече белән кибеткә мөрәҗәгать иткән идем дә, гозеремне үтәүдән баш тарттылар. Бу очракта мин нәрсәгәдер хокуклы була аламмы?

Бу очракта кибет хезмәткәрләре хаклы. Текстиль товарлар (киҗе мамык, киндер, ефәк, йон һәм синтетик тукымалар, тасма, зияк, челтәр кебек товарлар) Россия Федерациясе Хөкүмәтенең  19.01.1998  ел, № 55 карары белән расланган Кире кайтарып яки башка үлчәмдәге, форма, габарит, фасон, төс яки комплектациядәге шундый ук товарга алыштырып булмый торган азык-төлек булмаган сыйфатлы товарлар исемлегенә кертелгән.

Хөрмәтле кулланучыларыбыз! Бәхәсле хәлләр килеп туганда квалификацияле киңәш-табышлар ишетү, шулай ук кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә закон бозуга юл куелганда (эшләр башкарганда, хезмәтләр күрсәтелгәндә) хокукый ярдәм алу өчен түбәндәге адрес буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләренә мөрәҗәгать итегез:  423450, Әлмәт ш., Гафиатуллин ур., 26, тел.: 8 (8553) 22-21-33, e-mail: alina@tatzpp.ru,almet@tatzpp.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International