Аяк киемнәрен төзәтү остаханәсендә туфли үкчәсенә куелган набойка бик тиз кубып төште. Бу җәһәттән таләп куярга буламы?

2017 елның 17 мае, чәршәмбе

Аяк киемнәрен төзәтү остаханәсенә претензияләрне кайчан куярга?

Сорау:  Аяк киемнәрен төзәтү остаханәсендә туфли үкчәсенә куелган набойка бик тиз кубып төште. Бу очракта таләпләр кую срогы нинди?
Җавап: “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законның 29 статьясы нигезендә, башкарылган эштәге кимчелекләргә бәйле таләпләр башкарылган эшне кабул итеп алганда яки эш башкару барышында, яисә, башкарылган эшне кабул иткәндә кимчелекләрне ачыклау мөмкин булмаганда – гарантия срогы дәвамында, гарантия срогы билгеләнмәгәндә – акылга сыешлы срокта: башкарылган эшне кабул иткәннән соң ике ел эчендә куелырга мөмкин.
Хөрмәтле кулланучыларыбыз! Бәхәсле хәлләр килеп туганда квалификацияле киңәш-табышлар ишетү, шулай ук кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә закон бозуга юл куелганда (эшләр башкарганда, хезмәтләр күрсәтелгәндә) хокукый ярдәм алу өчен түбәндәге адрес буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләренә мөрәҗәгать итегез:  423450, Әлмәт ш., Гафиатуллин ур., 26, тел.: 8 (8553) 22-21-33, e-mail: alina@tatzpp.ru,almet@tatzpp.ru.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International