20 май көнне 10:00 сәгатьтә Әлмәтнең “Нефтьче” Мәдәният йорты мәйданчыгында ит һәм табигый ризыклар фестивале үткәреләчәк. Шәһәребездә моның ише азык-төлек бәйрәменең икенче тапкыр үткәрелүе инде бу. Февраль аенда үткәрелгән беренче фестивальгә 3000 артыграк кунак җыелган иде. Икенчесе тагын да колачлырак булыр сыман. Бүгенгә 25тән артыграк фермер фестивальдә катнашуга заявка тапшырган инде. Тагын бер яңалык - ул да булса фестивальнең урамда үткәрелүе. Бу күңел ачу программасын шактый ук төрлеләндерү, аерым гриль-зона һәм балалар мәйданчыгы, шулай ук фонтан тирәсендә ял урыннары булдыру мөмкинлеге бирәчәк.
Фестивальдә, инде традициягә әйләнгәнчә, республика һәм районыбыз фермерлары, җитештерүчеләре катнашырга җыена. Сатуга тәкъдим ителәчәк ризыклар ассортиментының бик бай булуы көтелә. Болар – каты һәм тозлы сырлар, затлы ит ризыклары, күркә ите, ысланган, кипкән һәм яңа тотылган балыклар, биойогыртлар, каймак, атланмай һ.б. Халык промыселы осталары да фестивальдән читтә калмаячак. Алар бәйрәмнең сәүдә рәтләрен сувенирлар һәм бизәнү-ясану әйберләренең киң ассортименты белән тулыландырачак.
Гриль-зонада исә бәйрәм кунакларына шашлыкның берничә төре тәкъдим ителәчәк. Биредә шулай ук әйләнмә җиһазда бәрән ите кыздырылачак.
Шәһәребезнең төп рестораннары мастер-класслар вакытында фестиваль кунакларын ит ризыклары әзерләү серләренә төшендеререргә җыена.
Ә инде иң нәни кунакларга аниматорлар, аттракционнар һәм аква-грим белән балалар ял мәйданчыгы оештырылачак.
Гомумән, ит һәм табигый ризыклар фестивале сәламәт тормыш рәвеше алып баручыларга, “сәламәт” туклану принциплары белән кызыксынучылар һәм җирле җитештерүчеләр продуктларына өстенлек бирүчеләргә кызык булыр дип көтелә. Фестивальнең төп максаты – сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау, шәһәребездә яшәүчеләрне җирле җитештерүчеләр продукциясе белән таныштыру.
Фестивальнең җирле җитештерүчеләр мөмкинлекләре белән таныштыруы, экологик чиста ризыкларга өстенлек бирү хәрәкәте принциплары һәм кыйммәтләренә этәргеч бирүе, “сәламәт” туклану культурасын һәм сыйфатлы җирле ризыклардан аш-су әзерләү модасын формалаштыруга, милли һәм төбәгебезгә хас аш-су традицияләрен саклап калуга ярдәм итүе күздә тотыла.