Чаллы шәһәрендә ярминкә гөрли

2017 елның 19 мае, җомга

2017 елның 15 маеннан 21 майга кадәр Чаллы шәһәренең “Энергетик” Мәдәният йортында Белоруссиядә җитештерелгән товарлар ярминкәсе уза.

Элмә такталарда сурәтләнгән Белоруссиянең милли бизәкләре һәм белорус халкы көйләре ярминкәгә бәйрәм рухы өстәп, сатып алучыларны үзенә тартып тора.

Ярминкәдә азык-төлек товарларының киң ассортименты: колбаса, ысланган ризыклар, сырлар тәкъдим ителгән. Биредә шулай ук бал, сөт ризыклары, кондитер әйберләре, текстиль һәм трикотаж товарлар, аяк киеме сатып алырга була. Барлык продукция – югары сыйфатлы. Бәяләре дә “тешләми”. Шәһәрдә яшәүчеләр һәм кунаклар ярминкәгә чыгарылган товарларның сыйфатын югары бәяли. Күпләр ярминкәгә кабат-кабат килә. “Ысланган ризыклар һәм колбасалар, зефир һәм мармелад телеңне йотарлык дәрәҗәдә тәмле”, – ди клланучылар. Гомумән, биредә теләсә кем күңеленә хуш килгән товар сатып алу һәм бәйрәм рухына чуму мөмкинлегенә ия.

Әйтергә кирәк, мондый ярминкәләр башка республикалар товарлары белән танышу мөмкинлеге биреп кенә калмый, бәлки әле җитештерүчеләр арасында көндәшлеккә сәләтлелекне һәм, әлбәттә инде, җитештерелә торган продукциянең сыйфатын да арттыруга этәргеч бирә.

“Энергетик” Мәдәният йорты бинасы фойесында “Түгәрәк өстәл” оештырылып, анда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре куллану базары һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләр буенча консультацияләр үткәрде. Мөрәҗәгать иткән барча кешегә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе бастырып чыгарган буклетлар өләшенде. Шулай итеп, ярминкәгә килгән барча кеше кулланучылар хокукларын яклауга кагылышлы сорауларына квалификацияле җаваплар ишетте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International