2017 елның 12 маенда Менделеев районында хакимият башлыгы урынбасары А.Саттаров рәислегендә хәмер базарындагы хәлләрне җайга салу буенча координация советы утырышы булып узды.
Киңәшмәдә көн тәртибенә кертелгән төп мәсьәләләр: хәмер базары өлкәсендә штрафлар түләү, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эшчәнлеге һәм эшчәнлектәге проблемалар, “Менделеев райпосы” ҖЧҖнең авыл җирлегендәге эшчәнлегендә төп үзгәрешләр турында мәсьләләр каралды.
Утырыш йомгаклары буенча бурычлылар белән административ штрафларны түләтү буенча даими алып барыла торган эшне дәвам иттерү, түләнелмәгән штрафларны түләтү буенча суд приставлары белән уртак рейдлар оештыру, “Менделеев райпосы” ҖЧҖнең ЕГАИС системасы кертелүгә бәйле рәвештә алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензиясенең гамәлдә булуы туктатылган авыл җирлекләрендә лицензиясенең гамәлдә булуын яңарту турында карар ителде.
“Алкогольле продукцияне сату өлкәсендәге мәсьәләләр Татарстан Республикасы Президенты контрольлегендә тотыла. Без исә, үз чиратыбызда, ялган хәмер продукциясе сатылуга юл куймаска һәм үзләренең бизнесын законлы төстә алып баручы эшмәкәрләргә ярдәм итәргә тиешбез”, – дип йомгак ясады киңәшмәгә район хакимияте башлыгы урынбасары А.Саттаров.