Су кешенең иң мөһим ихтыяҗларыннан берсе булып тора. Чөнки кеше нибары 3-4 көн генә сусыз яши ала.
2017 елның икенче кварталында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре, кулланучыларның эчәр суга ихтыяҗын өйрәнү өчен, ведомство карамагындагы барлык районнарда җирле җитештерүчеләр арасыннан кайсының суына өстенлек бирелүен ачыклау максатыннан чыгып, халык арасында сорашып-белешү үткәрде. Анкета чарасында 450 кеше катнашты.
Сорашып-белешү йомгаклары буенча кулланучылар арасыннан 90%ының минераль суга өстенлек бирүләре, 45%ының кран суыннан баш тартып, сусауны басар өчен бутилирланган су эчүләре ачыкланды. Минераль/эчәр суны сайлап алу критерийләре ягыннан исә респондентларның фикере болайрак: 55 %ы – савытының уңайлылыгына, 25% ы – сыйфаты һәм тәменә, 20% ы – бәясенә, 40%ы җирле – Татарстан җитештерүчесенеке булуына карый һәм нибары 10%ы гына моңа әһәмият бирми. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: сорашып-белешүдә катнашучыларның 35 %ы өйләренә 19 литр сыешлы савытларда су китереп бирү хезмәтеннән файдаланса, кулланучылардан 35%ының суны 5 һәм 0,33литрлы савытларда гипермаркетлардан сатып алуы билгеләнде.
Шул ук вакытта күпләребез сыйфатлы, әйбәт суның тәмле һәм организм өчен шифалы-сихәтле булуы өстенә сәламәтлегебезнең дә башлыча шуңа бәйле икәнлеген башына да китереп карамый.
Анкета барышында респондентлар Чаллы шәһәренең “Алиса” җитештерү-коммерция фирмасы” ҖЧҖ җитештергән “Хрустальный колодец” табигый эчәр суына, ТР «Булгарпиво» ААҖ җитештергән 1 категориядәге «Эдельже» чистартылган газсыз суга өстенлек бирде.
Берочтан кулланучылар үзләренең теләкләрен дә ирештереп калырга тырышты. Алар пластик шешәләр кабул итү пунктларын ачу, савыт күләмнәренең ассортиментын төрлеләндерү, продуктка кызыксыну тудыруга ярдәм итәрдәй реклама акцияләре, “распродажа” һәм конкурслар үткәрү теләген җиткерде.