Бөтенроссия ярминкәсе гөрләде

2017 елның 23 мае, сишәмбе

2017 елның 18-22 маенда кунакчыл Чаллы шәһәре бөтен Россиядән кунаклар кабул итте. Бу көннәрдә сиксәннән артыграк хосусый эшмәкәр һәм оешма үзләренең товарларын Бөтенроссия ярминкәсенә чыгарды.

Ярминкә шәһәребезнең 32нче комплексында «Мегастрой» кибете территориясендә узды.

Биредә Мәскәү, Екатеринбург, Кострома, Череповецк, Самара, Уфа, Брест, Тольятти, Казан, Сочи шәһәрләре, Новгород, Воронеж, Курск, Мәскәү, Саратов, Белгород, Свердловск өлкәләре; Чуашстан, Удмуртия, Мордовия,  Кырым республикалары; Краснодар, Алтай, Пермь крае һ.б җитештерүчеләре үзләренең продукциясен тәкъдим итте. Шулай ук җирле җитештерүчеләребез: “Просто молоко”, “Чаллы бройлеры” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре, Түбән Кама шәһәре предприятиеләре дә  үз товарларын сатып алучылар хозурына чыгарды.

Ярминкәгә килүчеләрнең һәммәсе сатуга тәкъдим ителгән азык-төлек товарларының: киң ассортименттагы колбаса, сыр, сало һәм ысланган ризыклар, җиңелчә генә тозланган, кайнар һәм суык ысул белән ысланган балык тәмен татып карауга иреште. Кондитер әйберләре һәм хәлвә, бал, умартачылык продукциясе һәм чикләвеләрнең киң ассортименты, көнчыгыш тәм-томнары, тәмләткечләр, җиләк-җимеш өстәмәләре белән чәйләр, кипкән һәм маринадланган гөмбәләр дә ярминкәгә килүчеләрдә зур кызыксыну уятты. Монанн тыш ярминкәгә чыгарылган текстиль һәм трикотаж товарларның, баш киемнәре, сумка һәм аяк киеме, сәламәтлек өчен товарларның киң ассортименты, табигый косметика, бизәнү-ясану әйберләре һәм бижутериянең сыйфаты кулланучыларга бик тә ошады.

 Гомумән, ярминкәгә килүчеләр, шулай ук Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре тәкъдим ителгән товарларның сыйфатын югары бәяләде. Соң, әйтик, арахислы, шоколад һәм көнбагыш орлыклары кушып ясалган хәлвә – телеңне йотарлык дәрәҗәдә тәмле. Җиңелчә генә тозланган балык ризыклары һәм ысланган ит ризыкларының хуш исе – авыздан сулар китерерлек. Әле тагын сатучылар һәм консультантларның итагатьлеген дә әйтми калсаң, гөнаһ булыр! Кыскасы, сатып алучылар хезмәт күрсәтүдән дә, сатып алынган товарларыннан да бик канәгать калды.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре ярминкәне оештыручыларга ияреп хосусый эшмәкәрләр белән аралашты, куллану базары һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләр буенча консультацияләр үткәрде. Ярминкәгә килүчеләр өчен “Түгәрәк өстәл” оештырылды. Шулай итеп, аларның һәркайсы үз хокукларының санга сугылмавына кагылышлы сорауларга квалификацияле җаваплар ишетте. Барча халыкка ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе бастырып чыгарган буклетлар өләшенде.

Бөтенроссия ярминкәсен оештыручылар ярминкәдә катнашкан эшмәкәрләрнең һәркайсына рәхмәт сүзләре ирештерде, Чаллыда яшәүчеләр һәм шәһәр кунаклары файдасына яңа идеяләр, барлык планнарының тормышка ашуын һәм әйбәт сәүдә теләде.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International