Әлмәттә бер машина йөртүче легаль булмаган хәмер ташыган өчен штрафка тартылган

2017 елның 23 мае, сишәмбе

Әлмәт шәһәр суды  116 л күләмендә контрафакт хәмер ташыган өчен бер машина йөртүчене  4000 сумлык штрафка тарткан. Закон бозучының машинасын тикшергәндә, полиция хезмәткәрләре ялган акциз маркалары ябыштырылган спиртлы эчемлек шешәләренә тап булган. Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре машина йөртүчегә карата административ беркетмә төзегән. Шулай итеп, аннан 80 шешә  «Родник Сибири» аракысы, 20 шешә «Кизляр» Россия коньягы, тугыз шешә «Бакарди Супериор» ромы,  48 шешә «Джек Дэниелс Теннеси» виские тартып алынган, дип хәбәр итә судның матбуган хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International