Кукмара районында гражданнарны кабул итү узды

2017 елның 23 мае, сишәмбе

Май аенда Кукмара районының Манзарас авылында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И. Кадыйров һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органы контрольлек-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты И.И.Бәдретдинов катнашында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр, алкогольле продукция сату мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итү булды, шулай ук авыл җирлеге белгечләре өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсенә кагылышлы семинар-уку үткәрелде.

Әлеге чарада сәүдә өлкәсендәге мәсьәләләр, тәгаенләп әйткәндә, сыйфатсыз товарлар сату проблемалары һәм килеп туган төрле хәлләрдә аларны хәл кылу юллары каралды. Кабул итү барышында мөрәҗәгать иткән барча кешегә “Кулланучылар хокукларын яклау турында”  07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законы нигезләмәләренә, Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренә һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең  19.01.1998  ел, № 55 карары белән расланган  Кире кайтарып яки башка үлчәмдәге, форма, габарит, фасон, төс яки комплктациядәге шундый ук товарга алыштырып булмый торган азык-төлек булмаган сыйфатлы товарлар исемлегенә туры китереп аңлатмалар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International