Балык Бистәсенең акыллы кулланучыларын бүләкләү

2017 елның 24 мае, чәршәмбе

23 май көнне Балык Бистәсе муниципаль районы Мәдәният йортында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы М.И.Егорова гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучылар – “Куллану белеме – уңышка юл” конкурсы  призерларына грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Район конкурсында җиңүчеләр:

I урынга Олы Елга урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Абдуллина Ләйсән чыкты;

II урынны бүлеште:  Олы Елга урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Шәрәфиев Фәнил һәм Балыклы Чүкәй урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Мисфахова Айсылу.

III урында – Балык Бистәсе 1нче гимназиясенең  9 А сыйныфы укучысы Калабанова Марина.

Конкурс барышында алган белемнәренең бу егет-кызларга тормышта, кулланучы буларак, үз хокукларын яклау-саклауга һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча республика олимпиадасында катнашуга ярдәм итәсенә ышанып калабыз.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International