Куллану базарында товарлар һәм хезмәтләр күрсәтүгә карата дөрес таләпләр куя белгән, намусын җуйган сатучылар һәм эш башкаручыларга, сыйфатсыз товарлар һәм хезмәт күрсәтүләргә битараф кала алмаган таләпчән кулланучы тәрбияләмичә генә куллану базарын нәтиҗәле төстә үстереп булмый. Шуны истә тотып, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре халыкның куллану һәм хокукый аң- белемнәрен үстерүгә юнәлдерелгән чараларга зур игътибар биреп килә. Моңа бәйле рәвештә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә халыкны агарту, аны мәгълүматлы итү территориаль орган алдындагы өстенлекле бурычларның берсе булып тора.
Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре, халык арасында хокук белемнәрен пропагандалау һәм халыкка куллану культурасы күнекмәләрен сеңдерү максатыннан чыгып, шәһәр урамнарында һәм кешеләрнең күпләп җыелу-булу урыннарында “Кулланучы, үз хокукларыңны бел!” дигән агарту акциясен дәвам итә. Әле менә быелның 23 маенда гына Әлмәт шәһәрендә “Сәүдә йорты” ҖЧҖ базары территориясендә нәкъ менә шушы акция уздырылды.
Территориаль орган хезмәткәрләре индивидуаль консультацияләр үткәреп, кулланучыларның төп хокукларын аңлатты, мәгълүмати материаллар, кулланучылар өчен белешмәлекләр өләште. Шулай итеп, кулланучыларыбыз теге яки бу хәлләрдә калганда белешмәлекләрдә бәян ителгән үз хокуклары һәм нинди гамәлләр кылырга тиешлеге турында мәгълүматлардан, претензия яисә дәгъва гаризасы үрнәгеннән файдаланып, эшмәкәргә, шулай ук судка мөстәкыйль мөрәҗәгать итә алачак.