Закон бозучы – күрше дәүләттән

2017 елның 24 мае, чәршәмбе

2017 елның 15 маенда 10 сәгать 06 минутта Татарстан Республикасы Чүпрәле районының  Цивильск – Ульяновск автомобиль юлында Казахстан Республикасы гражданины тарафыннан Россия Федерациясе законында күздә тотылган мәгълүматлары күрсәтелмәгән һәм маркировкасы булмаган хәмер продукциясен  алып килү факты билгеләнде.

Әлеге гражданинның автомобилендә «Водка Парламент» дигән этикеткалы 0,5л сыешлы  60 шешә һәм «Коньяк Al Farabi» этикеткалары белән  0,5 әр л сыешлы 30 шешә табылды. Хәзер бу факт буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органында административ тикшерү үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International