Агарту эше алып барабыз

2017 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

Түбән Кама территориаль органы белгечләре хуҗалык итүче субъектлар белән Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау, лицензияләү, шулай ук сәнәгать продукциясенең законсыз әйләнеше мәсьәләсе буенча чаралар үткәрә.

Әйтик, әле шушы көннәрдә генә Мөслим районындагы  белгечебез Сарман районының Петровский Завод авылында урнашкан  хосусый эшмәкәрләр Р.З.Вәлиеваның «Акчарлак»  һәм Г.Г.Ибраһимованың «Бай» кибетләрендә күчмә чаралар үткәрде. Анда, сәүдә кагыйдәләрен үтәү һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре белән беррәттән, алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензия алганда куела торган таләпләр, алкогольле продукцияне сатканда ЕГАИС системасын һәм  он-лайн кассалар куллану турында аңлатып үтелде.

Белгечебез Мөслимдә «Табыш» азык-төлек дискаунтерында, кулланучылар белән килеп чыгучы бәхәсләрне хәл кылу мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә уздырды.  «Табыш» - акчаны бик тә сакчыл тотучы сатып алучылар өчен билгеләнгән кибет. Биредә, ләгән, гигиена кирәк-яракларыннан алып, икмәк, ярма һәм сокларга кадәр, барысы да бар. Семинар барышында  белгеч товарны алыштыру яки товарга түләнгән акчаны кире кайтару сроклары, товар турында мәгълүматлар күрсәтү, товарларга бәя белешмәлекләрен эшләү турында аңлатып үтте. Сату кагыйдәләренең 19 пункты нигезендә, сатучы, товар атамасын, сортын (булганда), авырлыгы яки берәмлеге өчен бәясен күрсәтеп, сатуга чыгарылган бәя белешмәлекләренең бертөрлелеген һәм төгәллеген тәэмин итәргә тиеш. Бәя белешмәлекләрен кәгазьдә яки сатып алучылар өчен уңайлы булган башкача рәвештә, шул исәптән электрон рәвештә, грифель такталардан, стендлар, яктырткыч таблолардан файдалану нигезендә булдыру рөхсәт ителә.

Сатучылар тикшерүләр үткәрергә кемнәрнең хокуклы булуы, тикшерүләрнең нинди нигезләр буенча үткәрелергә, контрольлек итүче органнарның нинди документлар күрсәтергә тиешлеге белән кызыксынды.

Әйтергә кирәк, үткәрелгән чаралар ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе агарту эшенең төп максатларыннан берсе булып тора. Кулланучылар һәм эшмәкәрләр, теге яки бу бәхәс килеп туганда, эшне низагка җиткермичә генә, претензия яки дәгъва гаризасы язуда ярдәм кулы сузуны сорап, бүлек белгечләренә мөрәҗәгать итә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International