Суррогат “диңгезе”

2017 елның 26 мае, җомга

Агымдагы елның маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Зеленодол районы буенча бүлегеннән гаражлары һәм фатирларында маркалары ялганга охшаш хәмер продукциясен саклаган шәһәрдә яшәүче ике кешегә карата материал алынды.

Полиция хезмәткәрләре оператив-эзләү чараларын үткәрү кысаларында бер тоннадан артыграк суррогат хәмерне хуҗаларыннан алган.

Зеленодол территориаль органы хезмәткәрләре әлеге фактлар буенча административ хокук бозу турында эшләр кузгатты, административ тикшерүләр алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International