2017 елның 25 маенда Балтач муниципаль районы башкарма комитетында башкарма комитет җитәкчесе Р.И.Шакиров катнашында сәүдә вәкилләре белән киңәшмә булып узды. Анда көн тәртибенә кертелгән төп мәсьәләләр - “Мәскәү-Эфес” һәм “Булгарпиво” компаниясе продукциясенең сатылуына этәргеч бирү мәсьәләсе, шулай ук алкогольле продукцияне ваклап сатуга кагылышлы законнарга кертелгән үзгәрешләр каралды. Киңәшмәдә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контрольлек-инспекция бүлеге әйдәп баручы белгеч-эксперты Г.Ф.Сафина, салым органы вәкиле, Балтач районында сыраны рәсми җибәрүчеләр булып торучы Капитал, Файда һәм Биртрейд компанияләренең сәүдә вәкилләре катнашты. Чарада ЕГАИС эшендәге проблемаларга да тукталып үтелде. Киңәшмәдә федераль салым хезмәте вәкиле үзенең чыгышында онлайн-кассаларны гамәлгә кертү сроклары турында искә төшерде.
Очрашуда катнашучылар үзләренең эшчәнлегендәге проблемаларга тукталып, кызыксындырган сорауларына (шул исәптән кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча) җаваплар ишетте.