Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органында Россия Федерациясе законында күздә тотылган тиешле мәгълүматларсыз һәм маркировкасыз гына хәмер продукциясен әйләнештә йөртү факты буенча Ставрополь краенда яшәүче берәүгә карата административ тикшерү үткәрелә.
2017 елның 21 апрелендә полиция хезмәткәрләре М-7 трассасының 755 нче чакрымында (Зеленодол районы) әлеге гражданинның автомобилендә шәраб тутырылган, һәркайсы 35әр литр сыешлы ике пластик канистрга тап булган. Хуҗсыннан алынган продукция үрнәкләре экспертизага җибәрелгән.
Әйтергә кирәк, Ставрополь якларыннан, канистрларга тутырып, маркировкасыз хәмер продукциясе ташу фактларының ачыклануы Зеленодол территориаль органының эш тәҗрибәсендә тәүге очрак түгел инде. 2016 елда да һәркайсы 30ар литрлы 12 канистр һәм 50шәр литрлы 2 канистр законсыз шәраб алып килергә маташкан бер гражданинга карата РФ КоАП 15.12 статьясындагы 4 өлеше буенча административ тикшерү үткәрелеп, беркетмә төзелде. Ул чагында гражданинга Зеленодол шәһәр суды карары нигезендә штраф салынып, хәмер продукциясе конфискацияләнде.