Без барыбыз да вакыт-вакыт такси хезмәтеннән файдаланып алабыз. Әмма кайвакыт, кызганычка, җиңел такси хезмәте күрсәтүнең сыйфатына гына канәгатьсезлек белдерергә туры килә: йә ул тоткарлана, йә анда балалар урындыгы булмый, йә юлда ватыла.
Такси хезмәте тиешенчә күрсәтелмәсә, нишләргә? Районыбызда яшәүчеләр еш кына әнә шундый сорау биргәли.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Зеленодол территориаль органы контрольлек-инспекция бүлегенең белгеч-эксперты Тәтеш районында яшәүчеләрнең мөрәҗәгатьләре асылына төшенгәннән соң кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законны аңлату максатыннан чыгып, «Плюс» такси хезмәткәрләре белән очрашу-әңгәмә үткәрде.
Белгечебез иң элек бу эшчәнлекнең “Автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте электр транспортында пассажирлар һәм багаж йөртү кагыйдәләрен раслау турында” 14 февраль, 2009 ел, № 112 карары нигезендә җайга салынганлыгын аңлатты, Җиңел таксида пассажирлар һәм багаж йөртү кагыйдәләренең IV бүлеге белән таныштырды.
“Җиңел такси”классификациясенә пассажирлар һәм багаж йөртү өчен файдаланыла торган, гавами фрахтование килешүе төзүне күздә тоткан "М1" категориясендәге транспорт чаралары керә. Белгечебез берочтан түбәндәге төшенчәләр белән дә таныштырып үтте:
фрахтователь — фрахование килешүе буенча пассажирлар һәм багаж, йөкләр ташу өчен бер яки берничә рейска бирелә торган, бер яки берничә транспорт чарасының бөтен сыешлыгыннан яки сыешлыгының бер өлешеннән файдалануга түләү бурычын үз өстенә алган физик яки юридик зат;
фрахтовщик — фрахтование килешүе буенча пассажирлар һәм багаж, йөкләр ташу өчен бер яки берничә рейска бер яки берничә транспорт чарасының бөтен сыешлыгын яки сыешлыгының бер өлешен фрахтовательгә бирү бурычын үз өстенә алган юридик зат, хосусый эшмәкәр.
Фрахтователь заказы теләсә кайсы элемтә чарасыннан файдалану нигезендә, шул исәптән фрахтовщик яки аның вәкиленең урнашу урыны буенча кабул ителә.
Фрахтовщик, түбәндәге мәгълүматларны кертү юлы белән, теркәү журналына фрахтовательнең үтәүгә кабул ителгән заказын теркәргә тиеш:
а) заказ номерын; б) заказны кабул итү датасын; в) заказны үтәү датасын; г) җиңел таксины китерү урынын; д) җиңел такси маркасын – фрахтование килешүе нигезендә фрахтовательнең җиңел такси маркасын сайлап алуы күздә тотылса;
е) җиңел таксины китерүнең планлаштырылган вакытын.
Шулай ук җиңел таксиның алгы панелендә машина йөртүченең уң ягында түбәндәге мәгълүматлар урнаштырыла:
а) фрахтовщикның тулы яки кыскача атамасы;
б) җиңел автомобильдән файдалануга түләү шартлары;
в) фотосурәте белән, машина йөртүченең визит карточкасы;
г) орган атамасы, адресы һәм элемтәгә керү өчен телефоннары.
Пассажир-багаж ташу хезмәте тиешенчә күрсәтелмәгән очракта үз хокукларыңны яклау өчен транспорт оешмасына, Ттатарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына – эшчәнлекнең әлеге төрен хәл кылуга рөхсәтләр бирү буенча вәкаләтле органга, мөрәҗәгать итәргә кирәк. Моннан тыш, санга сугылмаган хокукларны яклау максатыннан, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органына, шулай ук судка мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Чара вакытында территориаль орган белгече барча кешегә актуаль мәсьәләләр буенча кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнар аңлатылган буклетлар, территориаль органның визит карточкаларын һәм «Вестник потребителя» газетасының соңгы саннарын өләште.