2017 елның 26 маенда Саба муниципаль районы Шекше авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукция сату мәсьәләләре буенча гражданнарга күчмә кабул итү оештырылды, авыл җирлекләре белгечләренә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча семинар үткәрелде. Халыкка кабул итүнең буласы турында алдан ук җәмәгать урыннарында урнаштырылган белдерүләр, мәгълүмати стендлар аша хәбәр ителде.
Әлеге чараның максаты – кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый белемнәрне массакүләм төстә пропагандалау. Авылда яшәүчеләр үзләрен борчыган күп кенә сораулар бирде. Асылда алар техник яктан катлаулы товарлар сыйфатына, куллану базарында хокукларың санга сугылмаган очракта үзеңне дөрес тотарга өйрәнү серләренә төшенүгә кагылышлы булды. Бу көнне кабул итүгә килүчеләрне борчыган барлык мәсьәләләрне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Кадыйров Булат Илдар улы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контрольлек-инспекция бүлеге консультанты Хәлилов Азат Илһам улы бәйнә-бәйнә аңлатты. Шулай ук гражданнарга, кирәк булган очракта мөрәҗәгать итү өчен, территориаль орган реквизитлары өләшенде.
Сүзебез ахырында шуны әйтәсе килә: үзе теләмәсә, сырхауны дәвалап булмый. Шулай ук, үзе теләмәсә, кулланучы хокукын да яклау мөмкин эш түгел. Шуңа күрә, хөрмәтле кулланучыларыбыз, уяу булсагыз һәм үз хокукларыгыздан, аларны яклауга ярдәм итәргә әзер булган белгечләребез ярдәменнән баш тартмасагыз иде.