Яңа аяк киеме сатып алган кулланучы нинди хокукларга ия?
Аяк киеме кибетендә модельле туфли сатып алдым. Өйгә кайткач, тагын бер тапкыр киеп, бүлмә эчендә йөреп карамакчы иттем. Кысасы җайсыз булганлыктан, туфлинең аягымны авырттыруын тойдым. Икенче көнне үк, түләнгән акчамны кире кайтаруларын сорап, кибеткә мөрәҗәгать иттем. Әмма, янәсе, башкасына алыштырып кына була, дип, гозеремне кире кактылар. Сатучының товар өчен түләнгән акчамны кире кайтарудан баш тартырга хокукы бармы?
“Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законның 25 статьясы нигезендә, товар формасы, габариты, фасоны, төсе, үлчәме яки комплектациясе буенча яраксыз булып чыкканда, кулланучы сатучыдан азык-төлек булмаган сыйфатлы товарны башкасына алыштырып алуга хокуклы. Кулланучының, сатып алу көнен санамыйча, ундүрт көн эчендә азык-төлек булмаган сыйфатлы товарны башкасына алыштырып алуга хокукы бар.
1.Кулланылышта булмаганда, товар рәвеше, куллану үзенчәлекләре, пломбалары, фабрика ярлыклары сакланганда, шулай ук товар чегы яки касса чегы яисә товарга түләгәнлекне раслаган башка документ булганда, азык-төлек булмаган сыйфатлы товарны башкасына алыштырырга мөмкин. Товар чегына яки касса чегына яисә товарга түләгәнлекне раслаган башка документка ия булмаганда, кулланучы шаһитлар күрсәтмәләренә таяна ала.
2. Кулланучы сатучыга мөрәҗәгать иткән көнне сатуда шундый ук товар булмаган очракта, кулланучы сату-алу килешүен үтәүдән баш тартуга һәм товар өчен түләнгән акчаны кире кайтаруны таләп итүгә хокуклы. Кулланучының товар өчен түләнгән акчасын кире кайтару таләбе товар кире кайтарылганнан соң өч көн эчендә үтәлергә тиеш.
3. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19 гыйнвар, 1998 ел, № 55 карары белән Кире кайтарып яки башка үлчәмдәге, форма, габарит, фасон, төс яки комплектациядәге шундый ук товарга алыштырып була торган азык-төлек булмаган сыйфатлы товарлар исемлеге расланган. Бу исемлеккә аяк киеме дә кертелгән.
4. Хөрмәтле кулланучыларыбыз! Бәхәсле хәлләр килеп туганда квалификацияле киңәш-табышлар ишетү, шулай ук кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә закон бозу очракларында (эшләр башкаруда, хезмәтләр күрсәтүдә) хокукый ярдәм алу өчен түбәндәге адрес буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләренә мөрәҗәгать итә аласыз: 423450, Әлмәт ш., Гафиатуллин ур., 26, тел.: 8 (8553) 22-21-33, e-mail: alina@tatzpp.ru,almet@tatzpp.ru.