Сорау: бер еллык сертификатымның гамәлдә булу срогы инде июньдә чыга, ә мин әле һаман үземә ошаган әйбер сайлап ала алмыйм. Нишләргә?
Җавап: бүләк сертификаты товар да, башкарылган эш тә, күрсәтелгән хезмәт тә булып тормый. Шуңа күрә бүләк сертификатларын сату кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге закон нигезендә җайга салынмый. Россия Федерациясе Гражданлык кодексының 11 статьясы нигезендә, бүләк сертификатларын кире кайтару мәсьәләләре, ихтыярый төстә канәгатьләндерелмәгәндә, судта хәл ителә.
Хөрмәтле кулланучыларыбыз! Бәхәсле хәлләр килеп туганда квалификацияле киңәш-табышлар ишетү, шулай ук кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә закон бозу очракларында (эшләр башкаруда, хезмәтләр күрсәтүдә) хокукый ярдәм алу өчен түбәндәге адрес буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләренә мөрәҗәгать итә аласыз: 423450, Әлмәт ш., Гафиатуллин ур., 26, тел.: 8 (8553) 22-21-33, e-mail: alina@tatzpp.ru,almet@tatzpp.ru.