Автомобиль сатып алганда, сатучының ПТС оригиналын бирмәве закон бозу булып торамы?

2017 елның 30 мае, сишәмбе

ПТС бирелергә тиеш.

Автомобиль сатып алганда сатучының ПТС (транспорт чарасы паспорты) оригиналын бирмәве закон бозу булып торамы?

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең  19.01.1998 ел, № 55 карары белән расланган Товарлар сату кагыйдәләренең 59 пункты нигезендә, сатып алучыга товар тапшырганда, бер үк вакытта җитештерүче тарафыннан эшләнгән кирәк-яраклар комплекты һәм документлар, шул исәптән сервис кенәгәсе яки аны алыштыручы документ, шулай ук транспорт чарасына милек хокукын раслаган документ яки номер агрегаты (Россия Федерациясе законында билгеләнгән тәртиптә дәүләт теркәвенә алу өчен) бирелә.

Хөрмәтле кулланучыларыбыз! Бәхәсле хәлләр килеп туганда квалификацияле киңәш-табышлар ишетү, шулай ук кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә закон бозу очракларында (эшләр башкаруда, хезмәтләр күрсәтүдә) хокукый ярдәм алу өчен түбәндәге адрес буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләренә мөрәҗәгать итә аласыз: 423450, Әлмәт ш., Гафиатуллин ур., 26, тел.: 8 (8553) 22-21-33, e-mail: alina@tatzpp.ru,almet@tatzpp.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International