Спирт “диңгезе” диярсең...

2017 елның 30 мае, сишәмбе

2017 елның 23 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Яңа Чишмә районы буенча бүлегеннән легаль булмаган хәмер продукциясен ташу факты буенча тикшерү материалы карап тикшерү һәм тиешле карар кабул итүгә алынды.

Полиция хезмәткәрләре Яңа Чишмә авылында җирле бер егет “иярләгән” ВАЗ 11130 машинасын туктаткан. Транспорт чарасының багажнигын тикшергәндә, этикеткасы, маркировкасы һәм товарны озату документлары булмаган килеш кенә үтә күренмәле сыекча тутырылган, һәркайсы 5әр литрлы 4 пластик шешә табылган. Продукция хуҗасы үзенең аңлатмасында спиртлы продукцияне 4000 сумга  «Газель» машинасыннан таныш булмаган ир-атлардан  үз ихтыяҗлары өчен сатып алганлыгын бәян иткән. Кирәкле документлар рәсмиләштерелгәннән соң полиция хезмәткәрләре 20 литр күләмендә легаль булмаган хәмер продукциясен хуҗасыннан алган.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре әлеге факт буенча административ тикшерү үткәрә. Продукция үрнәкләре экспертизага җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International