Чаллыда шәһәр һәм "ИННОКАМ" районнары эшмәкәрләренең съезды булып узды. Анда Чаллыдан, Түбән Кама, Алабуга, Менделеев, Зәй һәм Тукай районарыннан Кама инновацион территориаль-производство кластеры вәкилләре катнашты.
Съездны оештыручылар – Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә Чаллы шәһәре башкарма комитеты, ИННОКАМ Кама инновацион территориаль-производство кластеры, “Чаллы шәһәренең сәүдә-сәнәгать палатасы” берлеге.
Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм шәһәр советы депутатлары, башкарма органнарның вазыйфаи затлары, Чаллы шәһәре һәм ИННОКАМ районнарының зур бизнес җитәкчеләре, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары вәкилләре, финанс оешмалары, эшмәкәрләрнең иҗтимагый оешмалары, социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар, фәнни учреждениеләр вәкилләре, контрольлек-күзәтчелек органнары җитәкчеләре катнашты. Съездда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы вазыйфаларын башкаручы Л.Р. Муллина да катнашты.
Эшлекле форумны Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча Вәкаләтле вәкил Тимур Ногманов ачып, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның съездда катнашучыларга мөрәрәҗәгатен укып үтте. “Икътисадый үсешнең төп факторларыннан берсе - кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү. Әлеге юнәлеш, инвестицияләр җәлеп итү мөмкинлекләрен арттыру һәм административ киртәләрне киметү белән беррәттән, 2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеш стратегиясендә билгеләнгән.”
“Чаллы һәрвакыт бизнестагы активлыгы белән аерылып торды. Кече һәм урта эшмәкәрлекнең роле елдан-ел мөһимрәккә әйләнә. Без Чаллының алга киткән социаль икътисадый үсешле территория статусын алган Россиянең тәүге шәһәренә әйләнүе белән горурланабыз,” - диелә Съездга мөрәҗәгатьтә.
Чаллы мэры Наил Мәгъдиев, Чаллы шәһәре һәм ИННОКАМ районнары эшмәкәрләре съезды Чаллы шәһәрендә икътисадый вәзгыятьне яхшыртачак, дип билгеләп үтте. “Эшмәкәрләр белән барлык эшне диалог режимында алып бару кирәк. Шәһәрнең икътисадый хәле кече, урта һәм зур бизнесның ничек эшләвенә бәйле”, - диде ул.
Съезд көнозын барды. Анда катнашучылар өчен “Түгәрәк өстәл”ләр, секцияләр оештырылды. Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре куллану базары һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә “Түгәрәк өстәл” оештырды: хосусый эшмәкәрләр белән аралашты, куллану базары һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләр буенча киңәш-табышлар бирде. Чарада катнашкан барча кешегә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе бастырып чыгарган буклетлар өләшенде.