Суд карары шундый

2017 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре тарафыннан Әлмәт шәһәрендә  «Фаэтон» ҖЧҖнең «Продукты» кибетендә (адресы: Ленин ур., 119) тиешле лицензиядән башка гына алкогольле продукция сату факты ачыкланган иде.  Кибет киштәсендә кулланучыларга 500 шешәдән артыграк күләмдә хәмер продукциясенең киң ассортименты: аперитив, төнәтмәләр, бәлзәм, шәраб эчемлекләре, аракы һәм коньяк тәкъдим ителүе билгеләнде.

Барлык продукция әйләнештән алынып, тикшерү материаллары Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына тапшырылды.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы, үз чиратында, «Фаэтон» ҖЧҖне РФ КоАП  14.17 статьясындагы 3 өлеше буенча административ җаваплылыкка тарту һәм законсыз әйләнештән алынган хәмер продукциясенә карата мәсьәләне хәл итү турында Татарстан Республикасы Арбитраж судына гариза белән мөрәҗәгать итте.

Агымдагы елның 20 февралендә Татарстан Республикасы Арбитраж суды «Фаэтон» ҖЧҖне, законсыз әйләнештән алынган алкогольле продукциясен конфискацияләү нигезендә,   100 000 сумлык штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартты. Хәзерге вакытта суд карары  законлы көченә керде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International