2017 елның 26 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегеннән легаль булмаган хәмер продукциясен ташу факты буенча тикшерү материалы карап тикшерү һәм тиешле карар кабул итүгә алынды.
Полиция хезмәткәрләре Чистай шәһәренең Яшьләр урамында «Фотон» маркалы машина салонында Россия Федерациясе законында билгеләнгән маркировкасыз гына Казахстан Республикасында җитештерелгән 6977 шешә хәмер продукциясенә тап булган.
Транспорт чарасы хуҗасы үзенең аңлатмасында йөкне эш бирүчесе кушуы буенча алып килүе һәм кузовка тәгаен генә нәрсәнең төялгәнлеген белмәве турында бәян иткән. Шулай итеп, полиция хезмәткәрләренә 3488,5 литр күләмендә легаль булмаган хәмер продукциясен тартып алудан башка чара калмаган.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре әлеге факт буенча административ тикшерү үткәрә.