“Ә ресторанда, ә ресторанда...”

2017 елның 31 мае, чәршәмбе

Чаллы шәһәре үзәгендә яңа гаилә рестораны ачылды. Бик хуп, бөтен гаилә белән барып ял итү өчен менә  дигән урын! Шулаен-шулай, тик менә бизнес хуҗасы алкогольле продукцияне ваклап сату хокукына лицензия алырга гына “оныткан”...

Агымдагы елның 26 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тиешле лицензиядән башка гына хәмер продукциясе сату фактын ачыклады. Шулай итеп, биредә 15,5 литр күләмендә хәмер законсыз әйләнештән алынды. Хосусый эшмәкәр, РФ КоАП  14.1 статьясындагы 2 өлеше буенча, тартып алынган продукциясен конфискацияләү нигезендә, штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International