Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органында алкогольле продукцияне ваклап сату өлкәсендә закон бозуларны ачыклау һәм мондый очракларны булдырмый калу буенча даими эш алып барыла.
Әнә агымдагы елның маенда гына да алкогольле продукцияне сату вакытын санга сукмауның 18 очрагы: Зәйдә – 4, Түбән Камада - 11 очрак, Мөслим, Сарман һәм Чирмешән районнарында – берәр очрак билгеләнде.
“Кармак”ка эләккән авыл кибетләре сатучыларының үзләрен үтә сәер тотуларын билгеләп үтәргә кирәк: башта аларның барысы да диярлек, тикшерүчеләрнең күзенә карап, хәмер продукциясен сатмадык, дип алдашса, аңлатмаларында “сәгатькә карарга онытканлыктан”, “арыганлыктан”, “игътибарсызлыктан” хәмер сатып җибәргәнлекләрен бәян иткән булып чыкты.
Түбән Камада исә кибет сатучылары хезмәт хакларының товар сатылудан кергән акчага бәйле булуы сәбәпле, тиешсез вакытта да хәмер сатып, күбрәк акча эшләргә омтылуларын контрольлек итүче орган хезмәткәрләреннән яшереп торуны да кирәк дип тапмады.
Ачыкланган барлык фактлар буенча административ тикшерүләр үткәрелә.