Әлмәттә легаль булмаган хәмер ташыган өчен берәүне штрафка тартканнар

2017 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

Әлмәт шәһәр суды бер машина йөртүчене  116 л күләмендә контрафакт хәмер ташыган өчен  4000 сумлык штрафка тартты.

Полиция хезмәткәрләре бу ир-атның машинасын тикшергәндә ялган акциз маркалы спиртлы эчемлеккә тап булган. Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре машина йөртүчегә карата административ беркетмә тутырган. Барлыгы 80 шешә «Родник Сибири» аракысы, 20 шешә «Кизляр» Россия коньягы, тугыз шешә «Мартини Бьянко» ак вермуты, тугыз шешә «Бакарди Супериор» ромы, 48 шешә «Джек Дэниелс Теннеси» виские хуҗасыннан алынган, дип хәбәр итә судның матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International