Җәйнең беренче көнендә күп кенә илләрдә Балаларны халыкара яклау көне (International Children's Day) билгеләп үтелә. Әлбәттә инде, Россиядә дә бу бәйрәм игътибардан читтә калмый.
Балаларны халыкара яклау көне һәр ел саен 1 июньдә уздырыла. Бу бәйрәм 1949 елның ноябрендә Парижда Халыкара хатын-кызлар демократик федерациясе конгрессы карары белән гамәлгә куелып, тәүге тапкыр 1950 елда билгеләп үтелә.
Балаларны яклау көне – сабыйларга күңелле бәйрәм оештыру гына түгел, бәлки бала хокукларын яклау зарурилыгы турында җәмгыятьнең исенә төшерү дә. Бәйрәм чараларын оештыручылар 1 июньдә сабыйларга төрле күңел ачулар һәм бәйгеләр оештырып кына калмыйча, зурларга балаларны һәрдаим кайгырту зарурилыгын да аңлатырга тырыша.
Кайбер ата-аналар, бәйрәмне (гомумән, теләсә кайсы балалар бәйрәмен) сабыеның хәтеренә сеңдереп калу өчен аниматорларга мөрәҗәгать итә. Бәйрәмдә балаларга аниматор сайлап алуда иң элек дус-ишләр яки таныш-белешләрнең киңәшләре ярдәм итә.
Бәйрәмгә әзерләнергә керешкәнче, иң элек үзегез өчен түгел, бәлки балагыз өчен тырышуны истән чыгармагыз. Шуңа күрә аниматорга заказ бирергә карар кылсагыз, бәгырь җимешегезнең зәвыгыннан, нәрсәләргә өстенлек бирүеннән чыгып кына эш итегез.
Шуннан соң килешү төзү кирәк. Анда кирәкле барлык әйберләр: хезмәт күрсәтү бәясе, түләү формасы һәм сроклары, геройлар “визиты” вакыты һәм “визит” озынлыгы һ.б. төгәл генә күрсәтелергә тиеш. Килешүгә үзегез өчен мөһим булган теләсә нинди шартларны: геройлар костюмнарын, конкрет конкурслар, балага бүләк тапшыру урынын һ.б. кертүне сорый аласыз. Килешүдә хезмәт күрсәтү бәясенең бер өлешен алдан түләп кую күздә тотылса, акча түләгәнлекне раслаган документ таләп итегез.
“Кулланучылар хокукларын яклау турында” Закон нигезендә, эш башкаручы хезмәт күрсәтү срогын бозган очракта, кулланучы, үз теләгенә карап: эш башкаручыга яңа срок билгеләүгә: хезмәт күрсәтүне акылга сыешлы бәядән өченче затларга йөкләүгә яки үз көче белән башкаруга һәм эш башкаручыдан тотылган чыгымнарны каплауны таләп итүгә; хезмәт күрсәтү бәясен киметүне таләп итүгә; хезмәт күрсәтү турында килешүне үтәүдән баш тартуга хокуклы.
Кулланучы, сыйфатсыз хезмәт күрсәтелү (килешү шартларын бозу) очрагында, хезмәт күрсәтү бәясен тиешенчә киметүне, аны кабаттан күрсәтүне яки үз көче яисә өченче затлар көче белән сыйфатсыз хезмәт күрсәтелү сәбәпле килеп чыккан чыгымнарны каплауны таләп итүгә хокуклы.
Моннан тыш законда, оешманың килешү шартларын бозу очрагында, кулланучыга китерелгән зыянны тулысынча каплау һәм мораль зыянны компенсацияләү күздә тотылган.