Кондиционер ватылса, нишләргә?

2017 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

Казан шәһәре базарларының берсендә дежур торганда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләренә Б. дигән бер гражданин кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә киңәш-табыш сорап мөрәҗәгать итте. Баксаң, бу ир-атның Яңа ел бәйрәмнәре чорында сатып алган кондиционерында төрле кимчелекләр килеп чыккан икән. Сервис үзәгеннән чакыртылган мастер кондиционерның сыйфатын тикшереп карагач, компрессорын алыштыру зарурилыгы турында нәтиҗәгә килгән. Ремонттан соң кабаттан теге кимчелекләре пәйда булган. Икенче тапкыр ремонт үткәрелгәч, өстәмә җитешсезлекләре “баш калкыткан”. Бу юлы инде гражданин  кондиционерын өченче тапкыр ремонтлатасы килмичә, аның өчен түләнгән акчасын кире кайтарасы булган.

«Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законының (алга таба – Закон) 4 статьясы нигезендә, сатучы кулланучыга гадәттә куела торган таләпләргә һәм билгеләнешенә туры килердәй товар тапшыруга бурычлы.

Кондиционер Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 10.11.2011ел, № 924 карары белән расланган Техник яктан катлаулы товарлар исемлегенә керә. Законның 18 статьясы нигезендә, товарда кимчелекләр ачыкланганда, кулланучы сату-алу килешүеннән баш тартуга һәм кулланучыга мондый товар тапшырылганнан соң унбиш көн эчендә товар өчен түләнгән акчасын кире кайтаруны таләп итүгә хокуклы. Әлеге сроктан соң бу таләпләр канәгатьләндерелергә тиеш, шул исәптән товарда зур кимчелек ачыкланган очракта да.

Законның 22 статьясы нигезендә, товарга түләнелгән акчасын кире кайтару турында кулланучы таләбе, таләп куелганнан соң ун көн эчендә, сатучы тарафыннан канәгатьләндерелергә тиеш. Законның 23 статьясы буенча, әлеге срокны бозган өчен сатучы, акчаны кире кайтару срогы чыкканнан соң килгән һәр көн өчен, товар бәясенең 1%ы күләмендә неустойка (пеня) түләүгә бурычлы.

Гражданин Б. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына мөрәҗәгать иткәч, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә киңәш-табышлы булды. Шуннан ул гамәлдәге закон буенча белемнәре белән “коралланып”, сыйфатсыз товар өчен түләнгән акчасын кире кайтару таләбе белән кондиционер саткан кибеткә юнәлде. Кибет шул ук көнне кулланучыга акчасын кире кайтарырга булды.

Шулай итеп, кулланучыбыз үз хокукларын белгән хәлдә, дөрес таләпләр куеп, сыйфатсыз товар өчен түләнелгән акчасын кире алуга иреште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International