Студентлар каникулга киткәнче

2017 елның 2 июне, җомга

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнан файдалану мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен, Казан шәһәре уку йортларының берсендә студентлар белән очрашты.

Яшь буын белән очрашу кулланучы буларак агарту-мәгърифәтле итү эшендә мөһим роль уйный. Чарада студентлар – белем бирү хезмәтеннән файдаланучылар хокукларын яклау  (монысын да “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Закон җайга сала) темасына кагылып үтелде. Кулланучы белән белем бирү хезмәтләре күрсәтүне башкаручы арасында үзара мөнәсәбәтләр үзенчәлеге бөтен мәгариф процессына һәм белем бирүнең сыйфатына йогынты ясый. Студентлар уку йортының килешү буенча үз бурычларын үтәмәгәндә нәрсә эшләргә һәм күрсәтелми калган белем бирү хезмәтләре өчен түләнгән акчаны ничек итеп кире кайтарырга икәнлегенә төшенде.

Дәреснең зур өлеше сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарны кире кайтару һәм башкасына алыштыру шартларына, сыйфатсыз хезмәт күрсәтелүгә кагылышлы Закон статьяларын яктыртуга багышланды. Төрле мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына кулланучыларның мөрәҗәгать итүләренә мисаллар, мөрәҗәгатьләрдә күтәрелгән мәсьәләләрне хәл кылу ысуллары китереп үтелде. Студентлар сыйфатсыз товарларны: заманча элемтә чараларын, компьютерлар, кием-салым, эчемлекләр, тәмәке продукциясен һ.б. башкасына алыштыру яки товар өчен түләнгән акчаны кире кайтару буенча шәхси тәҗрибәсеннән мисаллар китереп, фикер алышуга кушылды.

Товарларны дистанция ысулы белән сатып алу, шул исәптән интернет аша товарлар сатып алу үзенчәлекләре; товарга түләү һәм заказны кабул итеп алу; товарны кире кайтару шартлары студентларда  аеруча зур кызыксыну тудырды.

Дәрестән соң егет-кызлар кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итү турында мәгълүматлар урын алган басма продукция белән бик теләп танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International