Суның кайсын – шифалысынмы, әллә гадәтиен генәме сатып алырга? Пыяла савыттагысы пластик шешәдәгесеннән әйбәтрәкме?
Эчәргә яраклы гадәти су: эчү һәм ризык әзерләү максатында көн саен куллану өчен билгеләнгән су. Эчәр суны чикләнмәгән күләмдә кулланырга була.
Шифалы, ягъни минераль су: монысы да эчәр су, әмма составында минераль тозлар һәм микроэлементлар булган су. Тозы һәм микролементлары күләменә карап, бу су “лечебный”, “столовый” яки “столово-лечебный” төрләренә бүленә. “Лечебный” суда тозлар һәм микроэлементлар 10 г/дм3 артыграк, “столовый”да - 1 г/дм3 кимрәк, “столово-лечебный”да 1г/дм3 дән 10г/дм3 га кадәр күләмдә була.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы хезмәткәрләре Тәтеш районында, шифалы яки эчәр су сайлап алганда кулланучыларның нәрсәгә өстенлек бирүләрен ачыклау максатыннан чыгып, кулланучылар арасында анкета чарасы үткәрде. Сорашып белешү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, респондентларның 97%ы әлеге продукцияне сатып ала. Суны сатып алучылар арасыннан күпчелеге шифалы суга өстенлек бирә. Кулланучылар белән әңгәмә барышында Россиядә җитештерелә торган продукция арасыннан Ульяновск өлкәсе, Ундоры авылында җитештерелә торган «Волжанка» шифалы суының тәмен өстенрәк күрүләре аңлашылды. Кибет киштәләрендә зур ассортименты тәкъдим ителгән республика продукциясеннән халыкның тиңдәшсез Тархан чыганагы – көч-дәрт, яшьлек, гомер өсти торган чыганакның «Тарханская» шифалы суын бик яратып куллануы ачыкланды. Бүген сатуда «Волжские воды-К» продукциясенең берничә төрен күрергә була: «Тарханская – для силы» (Кисловодск тибындагы), «Тарханская – для молодости» (Ундоры тибындагы) һәм «Тарханская – для жизни» (Чабаксар тибындагы). Бу предприятиенең әле 2016 елда гына эшли башлавын әйтеп үтәргә кирәк.
Товарны сатып алу урынына килгәндә, суны асылда кибетләрдән сатып алалар икән. Сорашып белешүдә катнашучыларның 65%ы чамасы - 0,5л сыешлы пыяла савытларда, калганнары - 1,0л сыешлы пластмасса савытларда. Анкета үткәрелгәндә, респондентларга актуаль темалар буенча кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнар аңлатылган буклетлар һәм «Вестник потребителя» газетасының яңа саннары өләшенде.