20 “яшь”!

2017 елның 2 июне, җомга

Бүген, 2 июнь көнне, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы үзенең 20 еллык юбилеен билгеләп үтә!

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы карамагына Чаллы, Алабуга, Менделеев, Мамадыш, Минзәлә, Актаныш һәм Тукай районнары керә.

Шулай итеп, үзара дус-тату, җаваплы профессионаллардан торган коллективыбыз Чаллы һәм ведомство карамагындагы районнарда яшәүчеләр файдасына армый-талмый хезмәт куя. Инспекция коллективы хәмер базарын контрольлектә тоту мәсьәләләрен сыйфатлы, югары һөнәри дәрәҗәдә хәл итеп килә, куллану базарында закон бозу очракларына киртә куя. Бу кулланучыларыбыз гомере һәм сәламәтлегенең ышанычлы төстә саклануы турында зур горурлык хисләре белән сөйләү мөмкинлеге бирә.

2017 елның 5 ае йомгаклары буенча:

контрольлек-инспекция бүлеге белгечләре алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнеше буенча 144 закон бозу очрагын ачыклады; “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына алынган  321 мөрәҗәгать каралды.

Шулай ук эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре дә менә дигән нәтиҗәләргә ирешеп эшли. Алар:

- укучылар арасында “Кулланучылар хокукларын яклау” темасына республика күләмендә үткәрелә торган олимпиадада балаларның беренче урыннарны алуына ярдәм итә ;

- кулланучы буларак, акны-карадан аерырга өйрәтү өчен кулланучылар өчен даими рәвештә лекцияләр, семинарлар үткәрә;

- кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә РФ законын бозу фактлары буенча гражданнардан алынган  211 мөрәҗәгатьне карап тикшерде;

- кулланучыларга үз хокукларын яклау мәсьәләләре буенча  2617 консультация үткәрде.

 Ә инде лицензияләү бүлеге алкогольле продукцияне ваклап сатуга  53 лицензия бирде.

Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан көн саен башкарылып килә торган эшнең бик кечкенә бер өлеше генә әле бу. Күп еллык эшчәнлек дәверендә контрольлек итүче органнар, хокук саклау һәм суд органнары белән үзара тыгыз хезмәттәшлек элемтәләре җайга салынды, контрафакт хәмергә каршы көрәш һәм товарларның сыйфаты, иминлеген күзәтчелектә тоту буенча үтемле, нәтиҗәле механизмнар эшләнде.

Чаллы шәһәре башкарма комитеты да Чаллы территориаль органы эшчәнлеге нәтиҗәсен югары бәяли.

Белгечләребезне бәйрәм белән тантаналы төстә Чаллы территориаль органы җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Л.Р.Муллина котлады. “Үземнең гражданлык бурычымны тәҗрибәле һәм намуслы белгечләрдән торган коллективта үтәвем белән горурланам. Сез дәүләтебез һәм гражданнарыбыз мәнфәгатьләрен намуслы, принципиаль төстә яклап киләсез! Барыгызга да саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете, яңа иҗат уңышлары, ниятләнелгән планнарыгызның тормышка ашуын телим!” - диде Лилия Раиф кызы.

 Тантаналы чарага коллективны бәйрәм белән котларга Чаллы территориаль органы җитәкчесе Гөлшат Тавис кызы Вафина (әлегә ул – декрет ялында) да килеп китте. “Бу коллективны иксез-чиксез яратам һәм хөрмәт итәм. Бөтен көчегезне куеп, югары нәтиҗәләргә ирешеп эшләргә омтылуыгыз, фидакарь хезмәтегез  өчен бик зур рәхмәт! Сезгә һәрвакыт таянып булуны, беркайчан да сынатмаячагыгызны беләм. Барыгызда да нык сәламәтлек, муллык, башлаган эшәрегезне дәвам иттерүдә бетмәс-төкәнмәс көч-дәрт телим! Хезмәт сөючән дустанә коллективыбызга әле тагын бик күп юбилей даталары насыйп булсын!”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International