Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә инфографикалар сериясен бастырып чыгарырга ниятли. Аларда кыска һәм аңлаешлы рәвештә (график ысул белән) “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре бәян ителәчәк.
Басманың товарлар һәм хезмәтләр күрсәтү базарындагы проблемаларны хәл кылуда менә дигән ярдәмче буласына ышанып калабыз.