Куллану базары өлкәсендә эшмәкәрләрнең аң-белемнәрен үстерү

2017 елның 5 июне, дүшәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы законнар һәм Россия Федерациясенең башка норматив-хокукый актларын куллану мәсьәләләре буенча системалы төстә аңлату эшләре үткәреп килә. Бу эшчәнлек кулланучылар хокукларын яклау турында законны һәркайда бер үк төрле куллану өчен бик мөһим әһәмияткә ия.

Арча территориаль органы тарафыннан уздырыла торган чараларның закон бозуларны кисәтүгә, ихтыярый рәвештә закон бозуларны юкка чыгаруга юнәлдерелгәнлеген искәртеп үтәргә кирәк. Массакүләм мәгълүмат чаралары аша мәгълүмати һәм ашарту эше алып бару, һичшиксез, закон бозу очракларын булдырмый калуга ярдәм итә.

Кулланучыларга гына түгел, эшмәкәрләргә дә консультацияләр бирү, низаглы хәлләрнең чишелешен табуга ярдәм итү әйбәт кенә нәтиҗәләргә китерә.

Хезмәткәрләребез 2017 елның 5 аенда базарларда 39 тапкыр дежур торды. Дежур торулар барышында индивидуаль консультацияләр, әңгәмә, лекцияләр үткәрелде. Базарларда мондый чара үткәрүнең төп бурычы – кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча эшмәкәрләргә хокукый яктан ярдәм итү.

Әйтергә кирәк, гражданнарга һәм хуҗалык итүче субъектларга консультацияләр бирү буенча шәһәр базарлары һәм сәүдә объектларында җайга салынган әнә шундый эшебез кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә Россия Федерациясе законнын бозу фактлары турында гражданнарның азрак мөрәҗәгать итүләренә китерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International