СОРАУ-ҖАВАП

2017 елның 5 июне, дүшәмбе

Сорау: сатучы кулланучыга товар өчен түләнгән акчасын билгеләнгән срокта кире кайтармаганда, сыйфатсыз товар сатып алган кулланучы таләбе белән сату-алу килешүен өзү очрагында “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Россия Федерациясе Законының 23 статьясы нигезендә неустойка түләтеп буламы?

Җавап: “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 7 февраль, 1992 елгы Россия Федерациясе Законының 22 статьясында күздә тотылганча, аерым алганда, кулланучыга сату-алу килешүен өзүгә (сыйфатсыз товарны җитештерүчегә кире кайтарып бирүгә) бәйле рәвештә китерелгән зыянны каплау турында кулланучы таләбе сатучы (җитештерүче) яки сатучы (җитештерүче) функцияләрен башкаручы оешма тарафыннан, аның белән килешү нигезендә, тиешле таләп  куелганнан соң ун көн эчендә канәгатьләндерелергә тиеш.

Әлеге Законның 23 статьясында күрсәтелгән таләпләрне үтәү срокларын бозган өчен тиешле затларга җаваплылык (түләнгән акчаны кире кайтару срогы чыкканнан соң килгән һәр көн өчен товар бәясенең бер проценты күләмендә неустойка) билгеләнгән.

Сату-алу килешүен өзү очрагында, сыйфатсыз товар өчен кулланучы түләгән акчаны кире кайтармау кулланучыга зыян китерә. Шуңа күрә мондый закон бозуга юл куйган сатучы кулланучыга  түләнгән акчасын кире кайтару срогы чыкканнан соң килгән һәр көн өчен товар бәясенең бер проценты күләмендә неустойка түләргә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International