Чаллы шәһәре территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү эше турында

2017 елның 5 июне, дүшәмбе

 2017 елның 5 маенда узган “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Лилия Муллина “Чаллы шәһәре территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү эше турында” чыгыш ясады.

Агымдагы елның 1 июненә алынган мәгълүматларга караганда, Чаллы шәһәрендә  147 оешма алкогольле продукцияне ваклап сатуга хокук биргән лицензиягә ия. 520 сәүдә объектында, шул исәптән җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәтүче 108 предприятиедә хәмер продукциясен ваклап сату хәл ителә. Шәһәребез предприятиеләренә лицензияләү хезмәте күрсәтүдән республика бюджетына 2 779 мең сум күләмендә дәүләт пошлинасы кергән. Бу – узган елның шушы ук чорындагыга караганда  40 %ка азрак. Кимүнең төп сәбәбе –  күпләрнең лицензияне берничә елга алуы.

 Агымдагы елның 5 аенда Чаллы шәһәрендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнеше өлкәсендә  144 закон бозу очрагы ачыкланган.  Бу – узган елның шушы ук чорындагыга караганда   37%ка күбрәк.

Гамәлдәге законны бозуның түбәндәге фактлары билгеләнгән:

- алкогольле продукцияне тиешсез вакытта сатуның 63 факты;

- лицензиясез эшчәнлекнең 30 факты;

- “ике төрле максатта” кулланыла торган спиртлы продукция сатуның 25 факты;

- алкогольле продукцияне, шул исәптән сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сату буенча  “Росалкогольрегулирование”гә декларацияләр тапшырмауның 10 факты;

- башкача закон бозуларның 16 факты.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча идарәсе органнары белән берлектә 18 чара үткәрелгән. Агымдагы чорда полициядән алкогольле продукциянең законсыз әйләнеше факты буенча 15 административ эш алынган.

Агымдагы елда мобиль төркем составында  башкарма комитет һәм Эчке эшләр министрлыгы идарәсе вәкилләре белән берлектә 181 контрольлек чарасы үткәрелгән. 2017 елның 5 аенда шәһәр бюджетына 839 мең сум акча түләтелгән (шул исәптән узган еллардагы штрафларны да исәпкә алып). Штрафлар түләтү күләме 72,8%ка арткан.

Лилия Муллина билгеләп үткәнчә, агымдагы елда ТР Хөкүмәтенең рәсми порталы интернет-кабул итү бүлеге, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең “Кайнар линия”се һәм “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы аша гражданнардан алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнеше буенча мөрәҗәгатьләр алыну дәвам итә. 2017 елның 5 аенда “Халык контроле” системасына барлыгы   321 мөрәҗәгать кергән. Мөрәҗәгатьләрнең төп өлеше хәмер продукциясен төнге сәгатьләрдә сатуга һәм бу продукцияне тиешле лицензиядән башка гына сатуга туры килә.

Гамәлдәге законнарны санга сукмаучы сәүдә предприятиеләре өчен муниципаль мөлкәттән файдалану килешүләрен бер яклы тәртиптә өзәчәгебезне раслыйм. Әлеге актуаль мәсьәлә көн тәртибеннән төшми. Бу юнәлештә эш алып барачакбыз”, - дип аңлатып үтте Лилия Муллина чыгышыннан соң шәһәр мэры Наил Мәһдиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International