Претензия, шикаять, тикшерү, дәгъва белән судка мөрәҗәгать итү, неустойка һәм зыян. Бу төшенчәләр белән үз гомерендә бер тапкыр гына булса да “очрашкан” эшмәкәрләр кулланучыны борчыган мәсьәләне гамәлдәге закон кысаларында хәл итүнең җиңелрәк булуын, очсызракка да төшүен яхшы аңлый.
21 гасырда фәкать үз дәрәҗәсен, кеременең кадерен белмәгән мәнсез эшмәкәрнең генә кулланучылар таләпләрен канәгатьләндерү срокларын, хокукларын, бурычларын белмәве аркасында зыян күрергә мөмкин булуы белән килешәсездер. Килеп чыккан аңлашылмаучанлыкны претензия тәртибендә хәл кылу – ике як өчен дә иң уңайлы, иң җиңел юл. Эшмәкәр - акчасын, кулланучы исә – вакытын бушка исраф итми.
Претензия кую Россия Федерациясенең күп кенә норматив-хокукый актларында күздә тотылган. Әйтик, Россия Федерациясе Гражданлык кодексының 797 статьясында, ташучыга йөк ташуга бәйле дәгъва куйганчы, претензия кую мәҗбүри, дип күздә тотылган. Эчке су транспорты кодексының 161 статьясында пассажир һәм багаж ташуга бәйле рәвештә пассажир-багаж ташучыга карата претензия кую рәвешендәге мәҗбүри таләп билгеләнгән.
“Дәүләт контрольлеген (күзәтчелек) һәм муниципаль контрольлекне хәл иткәндә юридик затларның һәм хосусый эшмәкәрләрнең хокукларын саклау турында” 26 декабрь, 2008 ел, № 294-ФЗ Федераль законның 10 статьясында, планнан тыш тикшерү үткәрүгә нигез булып кулланучылар хокукларын бозу тора, һәм мөрәҗәгать итүче үзенең санга сугылмаган хокукларын яклау (торгызу) өчен юридик затка, хосусый эшмәкәргә мөрәҗәгать иткән булырга һәм мондый мөрәҗәгать каралмаган яки мөрәҗәгать итүченең таләпләре канәгатьләндерелмәгән булырга тиеш, дип күздә тотылган. Гади генә итеп әйткәндә, кулланучының башта юридик затка претензия кую тәртибендә мөрәҗәгать иткән булуы кирәк.
Моннан тыш кулланучылар катнашында бәхәсләрнең түбәндәге төрләре килеп чыкканда бәхәсләрне җайга салуның мәҗбүри претензия (судка кадәр) тәртибе күздә тотылган:
Элемтә хезмәте күрсәтү килешүеннән килеп чыгучы бәхәсләр. Элемтә хезмәтләре күрсәтүдән файдаланучы (кулланучы), элемтә хезмәте күрсәтү килешүеннән килеп чыгучы бурычлар үтәлмәгән яки тиешенчә үтәлмәгән очракта, судка мөрәҗәгать иткәнче, элемтә операторына претензия белдерә;
Туристлык продуктының сыйфаты турында бәхәсләр (туроператорга претензияләр). Туристлык продуктының сыйфатына карата претензияләр туроператорга турист һәм (яки) башка заказчы тарафыннан язмача рәвештә, килешү гамәлдән чыкканнан соң 20 көн эчендә белдерелә һәм претензия алынганнан соң 10 көн эчендә карап тикшерелергә тиеш;
бәхәсләрнең кайбер башка төрләре.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе функцияләренә, шул исәптән, кулланучылар хокукларын яклау буенча претензия эшчәнлеген оештыру һәм хәл итү, үз компетенциясенә кергән мәсьәләләр буенча гражданнарның хатларын, гаризаларын мөрәҗәгатьләрен, шикаятьләрен карап тикшерү керә.
Шул рәвешле Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге 5 айлык йомгак буенча 34 претензия проекты һәм 14 дәгъва гаризасы проекты тутырды.
Белеп торыгыз: сатучы (эш башкаручы), ниндидер сәбәпләр табып, претензияне кабул итмәсә, претензияне, оешманың урнашу урыны адресы буенча, тапшыру турында уведомление һәм конверт эчендәге документлар исемлеге белән, почта аша заказлы хат белән җибәрергә кирәк.