Законы шундый!

2017 елның 7 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына сатып алган товарын кибеткә кире кайтарганда сатучыларга үзенең Россия гражданины паспортын күрсәтергә теләмәгән бер үҗәт кулланучы мөрәҗәгать итте.

“Мин аларга чит ил паспортымны бирдем. Шуның буенча товарга түләнгән акчамны кире кайтарсыннар өчен. Аларга Россия гражданины паспортын күрсәтергә бурычлы түгелмен,” - дип башлады ул сүзен.

Чыннан да, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законда  бу очракта паспортны яки шәхесне раслаган башка документны күрсәтү зарурилыгы турында әйтелмәгән.

Шул ук вакытта кулланучылар хокукларын яклау турында закон сатучыны гамәлдәге башка норматив актлар, аерым алганда: “Роскомторг”ның 10.07.1996 ел, N 1-794/32-5 хаты белән расланган Сәүдә оешмаларында товарлар кабул итү, саклау һәм җибәрү буенча операцияләрне учетка алу һәм рәсмиләштерү буенча методик рекомендацияләр, “Юридик затлар тарафыннан касса операцияләрен алып бару тәртибе һәм хосусый эшмәкәрләр һәм кече эшмәкәрлек субъектлары тарафыннан касса операцияләре алып баруның гадиләштерелгән тәртибе турында”  11 март, 2014 ел, N 3210-У Россия Банкы күрсәтмәсе таләпләрен үтәүдән азат итми.

Әлеге документлар нигезендә, сатып алучыга акчасын кире кайтарганда  чыгым касса ордеры рәсмиләштерелә һәм кире кайтарылган товарга акча бирелә. Шул ук вакытта кассир, Россия Федерациясе законы таләпләре нигезендә, акча алучының паспортын яки шәхесен раслаган башка документын, яисә ышанычнамә белән шәхесен раслаган документын караганнан соң гына аңа акча бирә.

Шул рәвешле сатучы, товар өчен түләнгән акчаны кире кайтарганда, сатып алучыдан паспортын яки шәхесен раслаган башка документын күрсәтүне таләп итүгә хокуклы (әмма күчермәсен алу өчен түгел, ә карау өчен генә).

Шул ук вакытта РФ территориясендә түбәндәге документлар шәхесне раслаучы документ булып торырга мөмкин:

•   РФ гражданины паспорты;

•   СССР гражданины паспорты;

•  РФ хәрби хезмәткәренең шәхси таныклыгы;

•  солдат, матрос, сержант, старшина, прапорщик, мичман һәм запастагы офицерның хәрби таныклыгы;

•   РФ гражданины шәхесен раслаучы вакытлыча таныклык;

•   чит ил гражданины паспорты һәм федераль законда билгеләнгән яки РФ халыкара килешүе нигезендә чит ил гражданины шәхесен раслаган документ сыйфатында танылган башка документ;

•  чит дәүләт тарафыннан бирелгән һәм РФ халыкара килешүе нигезендә гражданлыксыз затның шәхесен раслаучы документ сыйфатында танылган башка документ; вакытлыча яшәүгә рөхсәт; яшәүгә рөхсәт (вид на жительство); федераль законда күздә тотылган яки РФ халыкара килешүе нигезендә гражданлыксыз затның шәхесен раслаучы документлар сыйфатында танылган башка документлар;

•   РФ гражданины буларак тану яки РФ гражданлыгына кабул итү турында гаризаны карап тикшерү чорына шәхесне раслаучы документ;

•  качак таныклыгы; РФ территориясендә качак буларак тану турында үтенечнамәне карап тикшерү хакында таныклык;

•  РФ территориясендә вакытлыча сыену урыны бирелү турында таныклык.

Машина йөртүче таныклыгы, студент билеты,  ИНН һ.б. Россия Федерациясе территориясендә шәхесне раслаучы документлар булып тормый.

Кулланучыга, чит ил гражданины булып торган очракта гына, кибет сатучысына чит ил паспортын күрсәтә алуы аңлатылды.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International