2017 елның 7 июнендә Чаллы шәһәре башкарма комитетында алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешенә каршы ведомствоара комиссия утырышы булып узды.
Чараны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова үткәрде. Комиссия утырышында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Лилия Муллина, Россия Федераль салым хезмәте һәм “Роспотребнадзор” идарәләре, автомобиль төзүчеләр шәһәре районнары вәкилләре һәм шәһәребез эшмәкәрләре катнашты.
Хәмер базары өлкәсендә закон бозу очракларына юл куйган хосусый эшмәкәрләрнең штраф түләмәүләре киңәшмәдә каралган төп мәсьәләгә әйләнде. Чара барышында алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензия алуның нечкәлекләре турында көн кадагына суга торган мәсьәләләр дә каралды. Барлык эшмәкәрләр белән аңлату характерындагы әңгәмәләр үткәрелеп, бу өлкәдә закон бозуның аянычлы ихтимал нәтиҗәләре турында кисәтелде. Штрафларны бер атна эчендә түләп бетерү турында карар кабул ителде.