Россиядә ел саен, июньнең икенче шимбәсендә, сыра кайнатучы көне билгеләп үтелә. 2017 елда бу көн 10 июньгә туры килә.
Әлеге көнне бәйрәм итүнең төп максаты – сыра кайнату сәнәгате хезмәткәрләрен хөрмәтләү. Шул уңайдан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы бу тармакта эшләүчеләрнең һәммәсен – технологларны, җиһазлар җитештерүчеләр, җитештерү цехлары хезмәткәрләре, сатучылар һәм маркетологлар, ярдәмче персоналны эчкерсез котлый.
Бәйрәм белән күңел түреннән чыккан котлауларыбызны кабул итегез! Без сезгә фәкать һөнәрегездә чәчәк атуны телибез! Нык сәламәтлек, зур уңышлар һәм гаилә бәхет насыйп булсын!