“Гүзәл” ательесында әңгәмә

2017 елның 9 июне, җомга

Модалы кием кибетләренең һәр адым саен диярлек очрап торуына карамастан, илебезнең теләсә кайсы шәһәр-авылында фәкать үзләре өчен генә тегелгән эксклюзив кием кияргә теләүчеләр бихисап күп. Шуңа күрә бүген тегү ательесын ачучылар оттырмый.

Ателье хезмәтләре күрсәтү базарының еллык үсеш күләме 10%тан артыграк тәшкил итә. Ательеларның берише фәкать кием-салым тегү белән, икенчесе – кием төзәтү белән шөгыльләнә, күбесе ихтыяҗ зур булган хезмәтләр  комплексын күрсәтә. Бүгенге кризис шартларында нәкъ менә кием төзәтү хезмәтенә ихтыяҗ зур. Шулай ук тәрәзә пәрдәләре, япмалар һәм текстиль әйберләр тегү юнәлешендәге эш дә әйбәт бара.

Тегү тармагы белгечләренең күбесе ательеда кием тектерү-төзәтүгә ихтыяҗның үсү тенденциясе күзәтелүен искәртә. Бүгенге кулланучыларыбыз кибеттән яңа кием сатып алып, шактый ук зур акчалар исраф итүгә караганда булганын үзгәртеп тегү, төзәтүне кулайрак күрә.

2017 елның 7 июнендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Арча районының “Гүзәл” дигән атаклы тегү ательесында белгечләр белән аңлату-өйрәтү характерында әңгәмә үткәрде. Әлеге ательеда индивидуаль заказлар буенча кием-салым, шул исәптән декор әйберләре тегәләр, кием-салымны төзәтәләр һәм урын-җир кирәк-ярагын, халат, төрле фасондагы мебельгә япмаларны серияләп (кечкенә генә серияләр белән) тегәләр; тәрәзә пәрдәләре һәм аксессуарлар тегү буенча эшмәкәрлек эшчәнлеген алып баралар.

Территориаль орган хезмәткәре ательле белгечләренә аңлаешлы телдә “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, №2300-1 РФ Законының төп нигезләмәләрен, РФ Хөкүмәтенең  19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләрен, РФ Хөкүмәтенең  15.08.1997ел, №1025 карары белән расланган РФдә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләрен аңлатты.

Әңгәмә барышында кешеләрнең ремонтка юылмаган, пычрак әйберләр китерүенең ателье белгечләренең төп проблемасы булып торуы ачыкланды. Аларның хәтта битлек киеп эшләргә мәҗбүр булу очраклары да бар икән. Әйберләрнең фәкать чиста килеш кенә төзәтүгә кабул ителүе турында белдерү элеп куюның да файдасы тимәгән. Төзәткәннән соң гына юарга була, дигән фикер халык аңына бик тирән кереп утырган, күрәсең.

Әңгәмәдән соң ателье хезмәткәрләренең барчасына кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәгълүматлар урын алган басма продукция өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International