Балык пресервларын сынау нәтиҗәсе: тикшерелгән үрнәкләрнең 71%ы сыйфат һәм иминлек таләпләренә туры килми

2017 елның 13 июне, сишәмбе

2017 елның 9 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә балык пресервларына куллану дегустациясе булып узды. Иң элек балык пресервларының барлык үрнәкләренә аккредитацияләнгән үзәктә чагыштырма сынау уздырылды. Нәтиҗәләр чиктән тыш аяныч: тикшерелгән үрнәкләрнең 71 проценты сыйфат һәм иминлек таләпләренә туры килми.

Шуңа күрә  Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан үткәрелгән дегустациядә фәкать тугыз атамадагы төрле предприятиеләр (Татарстан Республикасы предприятиеләре, шулай ук башка төбәкләр предприятиеләре) җитештергән продукциянең – билгеләнгән таләпләрдән читкә тайпылулар ачыкланмаган продукциянең генә сыйфаты бәяләнде.

Балык пресервларының сыйфатын компетентлы дегустация комиссиясе бәяләде. Аның составына профессиональ экспертлар, контрольлек-күзәтчелек органнары, тикшеренү лабораторияләре, министрлыклар һәм ведомстволар, җитештерүче предприятиеләр, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре керде. Балык пресервлары төсе һәм исе, тышкы рәвеше һәм консистенциясе, балык тиресенең төсе буенча бәяләнде.

Шушы күрсәткечләр буенча барлыгы 9 пресерв үрнәге: 8 атамадагы сельдь һәм 1 скумбрия үрнәге бәяләнде. Тавышларны санау нәтиҗәсендә "Челны Холод" ААҖ (Татарстан Республикасы, Чаллы шәһәре) «Челны Холод» сәүдә маркасы белән җитештергән  хуш исле майда (лимон хуш исе өстәлгән) сельдь филе-кисәкчекләренән балык пресервы 1 урынга чыкты. Санкт-Петербургның "ТД "Балтийский берег" ҖЧҖ җитештергән «Сельдь атлантическая филе-кусочки «Матье» в масле» «Каждый день» балык пресервына икенче урын бирелде. Ә инде Мәскәү шәһәренең ПКП «Меридиан» ААҖ җитештергән «Сельдь филе-кусочки в масле» «Меридиан» балык пресервы – өченче урында. Шуннан соң чагыштырма дегустациядә катнашучылар түбәндәгечә урнашты: Санкт-Петербург шәһәренең "Рыбообрабатывающий комбинат №1" ААҖ җитештергән «Сельдь филе-кусочки в масле» «А*море» балык консервы – 4 урында; "Вичюнай-Русь" ҖЧҖ ( Россия, Калининград өлкәсе, Советск ш.) җитештергән «Скумбрия атлантическая филе-кусочки слабосоленая в масле» «Любо есть» «Vici» балык пресервы – 5 урында; ТР, Югары Ослан районының "Дивный берег" ҖЧҖ "Дивный берег" сәүдә маркасы белән җитештергән "Сельдь подкопченая филе-кусочки в масле "С дымком" – 6 урында;  ТР, Югары Ослан районының "Дивный берег" ҖЧҖ "Дивный берег" сәүдә маркасы белән җитештергән «Сельдь филе-кусочки в масле под лосось» - 7 урында; Санкт-Петербург шәһәренең "ТД  "Балтийский берег" ҖЧҖ "Лента" сәүдә маркасы белән җитештергән "Сельдь атлантическая  филе-кусочки "Матье" в масле с дымком балык пресервы – 8 урында; "РК"Акватория" ҖЧҖ  (Россия, Самара өлкәсе, Красноярский р-ны,  Новесемейкино бистәсе) «Золотая фишка» сәүдә маркасы белән җитештергән «Сельдь филе «Под лосось» балык пресервы – 9 урында.

Бездән киңәш: пресервларны ничек сайларга?

- Пресервны кәрҗингә яки арбага салганчы, киштәдәге саклау температурасына күз салыгыз:  термодатчик+6 °Стан ким күрсәтмәскә тиеш.

- Яраклылык срогы чыгуга күп калмаган икән, пресервны алмавың хәерле.

- Җирле продукцияне сайлап алырга тырышыгыз: тиз бозыла торган продуктның җирле предприятиедән кибетегез киштәсенә кадәр үткән арасы продуктны башка шәһәрдән китерү өчен таләп ителгән юл озынлыгыннан бермә-бер ким.

- Сатып алганчы, пресерв савытының астын-өскә әйләндереп карагыз. Бармакларыгызда май эзләре калса, димәк, банка һава кермәслек итеп ныклап ябылмаган, димәк, продукт бозылган, дигән сүз.

- Капкачы күпереп торган банканың янына да барып карамагыз: мондый пресерв сәламәтлегегезгә җитди зыян салырга мөмкин.

- Белгечләр ачылган банканы суыткычта күп дигәндә ике тәүлек сакларга киңәш итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International